«Авылга кайткач, мин быел…»

Авылга кайткач, мин быел
Шундый олы ай күрдем.
Ай икәнен әле аның
Бабайдан гына белдем.

Әгәр дә ул айны күрсәң,
Син дә аптырар идең.
Күзләреңә ышанмыйча
Куркып та торыр идең.

Беләсеңме, ул бит безнең
Табактан артык иде.
Ә төсе бачабыздагы
Алмага тартым иде.

Күтәрелгән саен күккә
Кечерәйде алай да.
Бездәгедәй булып калды
Авылдагы ул ай да.

0