«Ап-ак каен башларына…»

Ап-ак каен башларына
Каргалар оя корган.
Кыш буена бишек кебек
Алар тирбәлеп торган.

Ап-ак кышта буш бишекләр,
Тирбәлешеп җилләрдә,
Җылы көтеп зарыгалар
Ерак-ерак илләрдән.

0