«Бакчабыз күрмәгәнен…»

Бакчабыз күрмәгәнен
Нәкъ менә быел күрде.
Чөнки аңа җан керде,
Шуның белән ямь керде.

Әти бакча уртасына
Умарта урнаштырды.
Аның янында мәш килде:
Карады, буяштырды…

Битлеген киеп ала да
Төтенгә кереп чума.
Охшап кала сәхнәдәге
Биючегә, җырчыга.

Чүп үләнен утамасаң,
Су сипмәсәң гөлләргә,
Коенырга да җибәрми
Уттай кызу көннәрдә.

Ә шулай да безнең бакча
Һич күрмәгәнне күрде.
Чөнки аңа көтмәгәндә,
Әтием килеп керде.