Их кар яуса!..
Кар яусамы,
Чаңгыда чыгар идем.
Салкын булса да курыкмыйм,
Барыбер чыдар идем.
Салкын булса, шугалак та
Тизрәк катар иде.
Иптәш малайлар көн буе
Шар сугып ятар иде.
Их кар яуса!..
Рәхәтләнеп,
Ак кардан йөрер идек.
Тирә — якны, ду китереп,
Шатлыкка төрер идек.