Кабагы да кабагы

Кабак үстердек без быел,
Кабагы да кабагы…
Кабагыннан да бигрәк
Дилбегәдәй сабагы.

Кабагына колач җитми,
Сабакта тагын чәчәк.
Җәйнең озынлыгы җитсә,
Кабак тагын үсәчәк.

Бакча буйлап тәгәрәшә
Кабаклар өйгә табан.
— Әйдә, сынатма, улым, — дип,
Көч бирә миңа бабам.

0