Кар нигә яумый икән?

Кыштан куркып, кошлар китте,
Агачлар шәрә калды.
Бал кортлары күптән инде
Татлы йокыга талды.

Кар көтеп ята көрәкләр,
Чаңгылар һәм чаналар.
Кибетләрдә ялык – йолык
Гирляндалар яналар.

Календарьдагы көннәр дә
Азаеп бетеп килә.
Кыш бабай ник кар яудырмый,
Ягез, кайсыгыз белә?

0