Булат Яңа ел алдыннан
Ямь — яшелгә буялган.
Нәкъ чыршыдай булгангамы,
Дусларыннан оялган.
Җил чәчәге чыккан аңа,
Шуңа ята тозакта.
Бар теләге:
Бу авыру
Сузылмасын озакка.
Яңа елга дип ятланган
Шигырьләр сөйлисе бар.
Кыш бабай белән бергәләп
Җырлыйсы, биисе бар.
Яңа ел җитәр алдыннан
Кайлардан чыкты чәчәк?
— Бу чирдән соң, — ди Кыш бабай,
— Булат ныгып үсәчәк!