«Күптән көткән болыт килә…»

Күптән көткән болыт килә,
Болыт белән яңгыр килә.
Яңгыр яугач, уңыш артыр,
Бәрәкәтләр иңәр илгә.
Яңгырдан соң кояш балкыр,
Җиләк пешәр, үлән калкыр.
Күңелләр дә күтәрелеп,
Кешеләрдә байлык артыр.

0