«Хәйләкәрме, усалмы син…»

Хәйләкәрме, усалмы син,
Аңлап булмый холкыңны.
Җылы кием белән генә
Алдап булмый салкынны.

Кошлар да очмый һавада,
Алар да бит туңадыр.
Төтен чыккан морҗаларга
Җылынырга кунадыр.

Масаеп китмә, Кыш бабай,
Син шуны беләсеңме,
Безнең чыршы бәйрәменә
Кунакка киләсеңне?