Чын Кар кызы бастырдык

Яңа ел җитәр алдыннан
Без тик кенә ятмыйбыз.
Сыйныфташларыбыз белән,
Кардан сыннар ясыйбыз.

Үсеп чыга ак аюлар,
Кабаннар, ташбакалар.
Күз ачып йомган арада
Крокодиллар калкалар.

Шундый охшатып ясадык
Кыш бабайның да сынын.
Бастырып куйдык янына
Кар кызының чып – чынын.

Безнең сыйныф кызы шул ул,
Килешеп тора үзенә.
Чәчләрендә ап – ак карлар,
Тимәсен тик күз генә.

0