Юкә чәчәкләре җыйдым
Дәвага булсын диеп.
Әнием белән әтием
Авырмый торсын диеп.
Болын чәчәкләре җыйдым
Өйгә ямь керсен диеп.
Турыбыздан үткән чакта
Сөйгәнем күрсен диеп.
Чәчәкләрнең иң матурын
Сайлап җыйдым аңарга.
Бәлки чәчәк ярдәм итәр
Хисләремне аңларга.