«Яшен яшьни, күк күкри…»

Яшен яшьни, күк күкри,
Бөтен дөнья тетри.
Яңгыр гына ява алмый,
Бер тамчы да тамалмый.

Ялындырып килә яңгыр,
Яумый да яумый гына.
Күпме ялварабыз юкса,
Юк бит, оялмый гына.

Сулар сибешеп карыйбыз,
-Яучы, яңгыр, яу, — дибез,
— Синең яумыйча торуың
Безгә бит зыян, — дибез.

Болытлар да куердылар,
Җилләр исеп карады.
Инде ява гына дисәк,
Болыт тагын таралды.

Яу, яу, яңгыр, яумый торсаң,
Дөнья кибеп бетә бит.
Бар табигать сиңа карап,
Мәрхәмәтең көтә бит.

-45