Яңгыр көткәндә

Яңгыр булсам, рәхәтләнеп
Бастырып явар идем.
Сусап яткан игеннәрне
Ничек тә табар идем.

Болыт булсам, кирәк җиргә
Таралып бетәр идем.
Ничек итсәм итәр идем
Яугалап китәр идем.

0