Җәен авылга кайткан шәһәр балалары турында

Исемнәре татарча,
Сөйләмнәре урысча.
Татарча да булдыра
Кайберләре, тырышса.
Иртән озак йоклыйлар,
Күп эшләргә “юк” диләр.
Мал кайтмаса табалар.
Кичен, бергә җыелып,
Клубларга чабалар:
Бераз биеп алалар.
Ярты төнне уздырып,
Өй ишеген кагалар.
Җәен шәһәрдән кайтып,
“Авыллаша” балалар.

 

0