«Җәйләр яшел…»

* * *

Җәйләр яшел,
Кышлар ак.
Бездә шундый
Туган як.

Көзен сары,
Алтындай.
Янып торган
Ялкындай.

Ә нинди соң
Гөлле яз?
Аңа бөтен
Төсләр хас.

 

0