Сафин Факилнең “Галәм күзе” исемле китабына презентация үткәрү уңаеннан

Гап – гади бер егет сыман,

Ә талантның таланты.

Язучы да, шагыйрь дә ул

Һәм фәннәр кандидаты.

 

Җыр текстлары да яза,

Көйләргә дә салгалый.

Төрле бәйгеләрдә җиңеп,

Урыннар да алгалый.

 

Иң мөһиме, беләсезме,

Ул балалар ярата.

Күрше Чаллы шәһәрендә

Гәҗит чыгарып ята.

 

“Көмеш кыңгырау” гәҗитен

Беләсездер мөгаен.

Сезнең шигырь, әкиятләр

Басыла нумер саен.

 

Тиккә түгел, ул Мөслимне

Күтәрергә тырыша.

Аның кебек булсын иде

Һәрбер кеше тормышта.

 

Өлкәннәргә дә яза ул

Саллы – саллы әсәрләр.

Алар әле язучыны

Данга күмеп яшәрләр.

 

Үз иткәндәй туган якны,

Сөйгәндәй Туган илне,

Барыбыз да яратабыз

Әдип Сафин Факилне!

 

13 нче октябрь, 2011 нче ел.

0