Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзәрия Шакированың 50 яшьлек юбилее уңаеннан

Гөлләргә тиң исемең дә,

Гөлләргә тиң үзең дә.

Мөслим кызы икәнлегең

Ярылып ята йөзеңдә.

 

Мөслимнәрчә гүзәл дә син,

Мөслимнәрчә тыйнак та.

Сәхнәдәге чыгышларың

Туеп булмый тыңлап та.

 

Гомер буе халкыбызга

Хезмәт иттең, бизмәдең.

Әрсезлек булмады синдә,

Балда, майда  йөзмәдең.

 

Ә шулай да ат казандың,

Синдәйләр берәү генә.

Яратабыз, үз итәбез

Үзеңә күрә генә.

0