Бик борчылган чакларымда
Начар уйдан тыелам мин.
Кая барыйм икән, димим,
Аллаһыга сыенам мин.
Шатлык килгән чакларда да
Аллаһыны искә алам.
Догалар белән кабатлыйм:
“Мин бит синең газиз балаң!..”
Синнән башка бары үзем
Нәрсә генә кыла алам?
Әй син минем бердәнберем,
Әй сөекле газиз Аллам!