Авырсак та “Алла” дибез,
Ялгышсак та шул “Алла”.
Алла үзе генә белә
Ниләр көтәдер алда?
Шатлык килсә, бәхет иңсә
Онтылып китә Алла.
Ә газаптан коткаручы
Бер Алла булып кала.
Алла дибез дә диюен,
Тик Алладан узабыз.
Ул кушканны үтәмибез,
Күп вакытта бозабыз.
“Алла” дисәк – димәсәк тә,
Без Алланың коллары.
Сынау өчен яратылган
Кызлары һәм уллары.