Ана

Иртән дә карый,

Кичтән дә карый,

Үрелеп карый,

Бөгелеп карый,

Утырып карый,

Тутырып карый,

Уйлап та карый,

Елап та карый,

Көзгегә карый,

Чәчләрен тарый,

Әрле дә бирле

Мең кабат урый,

Теңкәсе корый.

Арыса арый,

Барыбер карый.

— Балакаем, — ди, —

Кайталса ярый…

0

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *