Барыбыз да кунакта

Рәнҗетмик әле бәндәләрне,

Хуҗа була  белик телләргә.

Югыйсә бит мөмкин кешеләргә

Тик  уңышлар гына теләргә.

 

Яраламыйк әле җаннарны да,

Тыелырга кирәк аз гына.

Безгә бары  җитенкерәми бит

Бер җылы сүз, бераз наз гына.

 

Ачуларны читкә куеп торыйк,

Ярсуларга йөгән кидерик.

Үзебезне кулга ала белик,

Горурлыкның башын идерик.

 

Бер – беребезне кыерсытмыйк әле,

Ямьсез сүзләр сөйләп, дулап та.

Без бит бу дөньяда вакытлыча,

Без бит барыбыз да кунакта.

0

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *