***
Гомер буе куркып яшәдем мин,
Батыр булдым диеп алдамам.
Курыкмадым дошман, түрәләрдән,
Курыктым мин бары Алладан.
Фани дөньяларда яшәп,
Тигезлек күралмадым.
Үзем теләгәнчә итеп,
Язмышым үралмадым.
Бакыйлыкта тигезлекнең
Булмаслыгы ап – ачык.
Гөнаһлы булсаң, тәмугтан
Котылу юк, ди , качып.