Догаларым — Ходайга

Намазлыгымны җәям дә,

Кыйблага башым иеп,

Догаларым укый башлыйм:

“Кабул ит, Ходам”, — диеп.

Догалар белән Ходайдан

Ялварам иртә — кичен.

Рәхмәт әйтәм бу дөньяга

Мине яраткан өчен.

Догаларымны багышлыйм

Барлык туганнарыма,

Миңа ярдәм кулын сузган,

Шәфкать кылганнарына.

Догаларымны кабатлыйм

Сәламәтлек бирсен, дип.

Балаларым, оныкларым

Исән – имин йөрсен, дип.

Догаларымны бер Ходам,

И кабул кылсаң иде!

Төрле бәла – казалардан

Яклаучым булсаң иде!

0

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *