Кояш нурында коена
Бар табигать баласы.
“Иман нуры “ каян килә,
Аны каян аласы?..
Иман нуры иңә икән
Игелек кылганнарга.
Ата – анаңа хөрмәтле,
Шәфкатьле булганнарга.
Иман нуры догалардан
Күчә диләр җаныңа.
Шуны аңлаганнар гына
Басалар намазына.
Иман нуры – Ходаебыз
Биргән иң олы бүләк.
Ул беркайда да сатылмый,
Аны алмыйлар түләп.
Иман нурларыннан башка
Һич яшәргә язмасын.
Бу турыда яше – карты-
Һәрберебез аңласын.