***
Картлыкны мин һаман аңлый алмыйм,
Бер дә мәрхәмәте күренми.
Буыннарны сызлаттыра, ләкин
Яшәү дәрте генә сүрелми.
Гел эшлисем генә килеп тора,
Ә ул тарта һаман кирегә.
Төрле ысулларын файдалана,
Ничек бер кирәген бирергә!..
Вакыт җитми, күпме эшләр кала,
Картлык итә һаман киресен.
Пышылдый да сыман колагыма:
-Нигә һаман эшләп йөрисең?
Эшләр яшең инде узган имеш,
Лаеклы ял сиңа биргәннәр.
Диваныңа ят та китап укы,
Телевизор кара, дигәннәр.
Картлык мине, һай, җиңмәкче була,
Ә мин беләм аның хәйләсен.
Бүтән миңа килеп йөрмәсен ул,
Башкаларга барып бәйләнсен.
Тешне кысып түзәм авырлыкка,
Киртәләрен атлап үтәмен.
Иртәгесе көнгә Аллаһыдан
Сәламәтлек кенә көтәмен.