Китәселәр килми әле,
Чөнки яшәп туелмады.
Бу дөньяның рәхәтлеге
Минутлык та тоелмады.
Китәселәр ничек килсен,
Оныкларны күрәсем бар.
Җәен чәчәкле болында
Такыялар үрәсем бар.
Китәргә иртәрәк әле,
Күпме җирләр йөрисем бар.
Башларымнан үткәннәрне
Яшь буынга сөйлисем бар.
Китәрләргә кая әле…
Тәмамлыйсы эшләрем бар.
Бергәләшеп гомер сөргән
Чордашлар, дус – ишләрем бар.
Китәргә җыенып йөрмим,
Сәгатем бер сугар әле.
“ВАкыт җитте, бабай”, — диеп,
Фәрештәм кул сузар әле.