«Тәрәзәдән күзен алмый…»

***

Тәрәзәдән күзен алмый

Кызын көтә бер ана.

Ятып карый, торып карый,

Бертуктаусыз моңлана.

 

Төшләрендә кызын күреп,

Саташып та уяна.

Әллә каян сизеп була –

Йөрәгендә ут яна.

 

Телендә дә, уенда да

Кызы да кызы гына.

Дөрләп янган учагының

Калгандыр кузы гына.

 

Ә кызы һаман күренми,

“Кайтам” диеп алдалый.

Үз хәле ничектер, ләкин

Ана хәлен аңламый.

 

Тәрәзә төбеннән ана

Китә алмый көнозын.

Дога арты дога укып

Көтә бердәнбер кызын.

0

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *