***
Фани дөньяда гомерләр
Ай – яй соң бик тиз ага.
Ахирәт көне җиткәне
Сизелмичә дә кала.
Иман китерүләр генә
Коткармас шул газаптан.
Белеп торам, беребез дә
Азат түгел языктан.
Хәләле дә, хәрәме дә
Кичкәндер башыбыздан.
Көлеп тордык оятсызлык
Үткәндә каршыбыздан.
Үзебезнең гөнаһларны
Кичерә күр, Ходаем.
Балаларны, оныкларны
Кисәтсәңче һәр даим.