Үз – үземә сорау бирәм

Үз – үземә сорау бирәм һәркөн:

Иртәгә мин яши аламмы?

Ачтан үлмәм,

Кеше арасында

Адәм хурлыгына калмаммы?

 

Бүгеннән үк әзерләнү кирәк

Иртәгесе матур булсынга.

Эчең тулы

Әшәкелек икән,

Матурлыкка инде ымсынма.

 

Үз – үземнән кайчак

Сорап куям:

Бакыйлыкка күчсәм бу айда,

Әзерме мин?

Ничек кенә итеп,

Җавап бирермен соң Ходайга?

 

Үз – үземә һәрчак

Сорау бирәм.

Иртәгесе көнем хакында.

Кызармасмы йөзем

Дөньялыкта,

Тугры калырмынмы халкыма?

0

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *