Минем әби иртә — кичен
Төшми гел намазлыктан.
Телевизор да карамый,
Вакыты бик азлыктан.
Намазын да, догасын да
Гарәпчә укый яттан.
Әбиемне берничек тә
Уза алмыйм бу яктан.
Әби әйтә:”Догалар һәм
Намаз белгән балалар
Киләчәктә бик бәхетле,
Миһербанлы булалар”.
Бөтен начар гадәтләрне
Кызганмадым, ташладым.
Әбиемнең үрнәгендә
Намаз укый башладым.