***
Әй бөгелә, әй сыгыла,
Сәлам бирә бер бәндә.
Безгә ят бу кыланулар
Хәтта патша күргәндә.
Тезләнеп кул үбүләр дә
Модада әле һаман.
Мөселманнар бу гадәтне
Кемнәрдән күреп алган?
Бөгелү – сәҗдәгә китү
Тиеш бары Аллага.
Сәламләшүнең серләрен
Белсен иде бала да.