Шагыйрь, Абдулла Алиш, Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләкләр иясе, халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы, Мөслим районының мактаулы гражданины Мөҗәһит Заһит улы Әхмәтҗанов сайты
Айдарның тере куянны
Бик тә күрәсе килгән.
Куян артыннан урманга
Барып керәсе килгән.
Аркасына биштәр аскан,
Аякка чаңгы таккан.
Буранлы көн дип тормаган,
Урманга чыгып чапкан.

Әй эзләгән ул куянны
Көртләрне ера – ера.
Барган саен авылыннан
Ерагайган бит ара.

Йөри торгач, ул урманда
Арыган, талчыккан, ди.
Шул чагында каршысына
Бүре килеп чыккан, ди.
Ә ул бүре “Ну, погоди!”

Мүлтиеннән булган, ди.
Яңа гына бер куянны
Җан – фәрманга куган, ди.
Айдарны – таныш малайны –
Күргәч, шундый сөенгән.
Тик ач калуына гына
Беркадәре көенгән.
Айдар белән бергәләшеп
Утырып сөйләшкәннәр.
Бөтенесе турында да
Яхшылап киңәшкәннәр.
Айдарның таякларына
Шунда бүре җигелгән.
Чаңгы эзеннән авылга
Малай кабат җилдергән.
Өйгә кайткач, ул мескенне
Туйганчы сыйлаган, ди.

Тик бүре телевизорга
Нишләптер сыймаган, ди.
Аннан соң бүре урманга
Яңадан кайтып киткән.
Айдарга тагын мүлтиле
Кызык төш бүләк иткән.