27 нче март көнне Мөслим гимназиясендә Татарстан Язучылар берлеге, “Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыяте филиалы “Мәгариф” журналы редакциясе, Казан шәһәре, Яр Чаллы, Минзәлә, Түбән Кама шәһәре, Мөслим, Тукай , Әлмәт, Бөгелмә, Тукай, Азнакай, Сарман, Актаныш, Мамадыш, Чирмешән, Зәй, Апас муниципаль районнары укытучылары һәм укучылары катнашында 2 нче Россиякүләм “Фоат Садриев укулары – 2015” үтте.Чара Мөслим гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының эшчәнлеген яктырткан күргәзмә карау белән башланып китте. Аннан соң укучыларның һәм укытучыларның фәнни – эзләнү, проект эшләрен тәкъдим итү булды. Чара ахырында җиңүчеләр дипломнар һәм сертификатлар белән бүләкләнде.