Булган, ди, Казан, бар Казан.

Алинә әкият сөйли:
— Борын – борын заманда
Безнең бабайлар гөр килеп
Яшәгәндә Казанда,

Kazan_Kremlin_Suyumbika_tower Көчле давыл килеп чыгып,
Шәһәрне җимергән, ди.
Ә бабайлар, шуннан качып,
Урманга җилдергән, ди.
Анда агачларны төпләп,
Матур йортлар салганнар.
Бергә яшәгән җирләрен
Авыл дип атаганнар.
Шул авылдан ерак түгел
Чишмәсе дә булган, ди.
Тал – тирәкләрне яратып,

blagoveshhenskij-sobor (NXPowerLite) Сандугачлар кунган, ди.
Җырчы кошлар көне – төне
Сайрап туя алмаган.
Туган җирдән киткәннәрнең
Алар хәлен аңлаган.
Бабайлар эшсез тормаган:
Җирләр сөргән, тырмаган.
Иген иккән чакта алар
Моңлы җырлар җырлаган.
Сабантуйлар үткәргәннәр,
Берләшкәннәр тагын да.
Сагынганнар яшьлекләрен,
Карап , Казан ягына.
Бабамның оныклары да
Үз иткәннәр Казанны.
Алар да искә ала , ди,sm_users_img-259830
Гарасатлы заманны.
Казан исә матурланган,
Биек йортлар калыккан.
Сөембикә манарасым

Өзелмәгән халыктан.
Колшәриф мәчете, балкып,
Үзенә тартып тора.mechet-kul-sharif (NXPowerLite)
Анда булган һәр кешенең
Савабы артып тора.
Башкала булган, ди, Казан,
Еракка киткән даны.
Оныклары чит җирләрдән
Сагынып кайткан аны.
Казаныбыз кунакларны
Көн дә кабул итә, ди.
Хәтта безне дә үзенә
Бик зарыгып көтә, ди.
Шуның белән, дускайларым,
Әкият тә бетә, ди.

0