Кар бабайлар эри,
Шугалаклар эри.
Ә малайлар тышта,
Кыш бабайны көтеп,
Кар әвәләп йөри.
Кыш бабай да килде,
Ә кар һаман эри.
Әллә инде безгә
Ачу итә юри.
Ачу итсә итәр,
Кыш та узып китәр.
Чәчәкләре белән
Җылы язлар җитәр.
Ә чаңгылар һаман
Чормаларда ята.
Кыш бабабыз гына
Уйламый шул хакта.