«Мәктәбебезнең тирәсен…»

Мәктәбебезнең тирәсен

Чәчәкләр бизәп тора.

Әйтерсең безне чакырып,

Алар кул изәп тора.

Чәчәкләр белән сөйләшеп,

Без мәктәпкә барабыз.

Дуслар белән куанышып,

Ныклы белем алабыз.

Чәчәкләр озатып кала

“Исән – сау йөрегез”, дип.

“Бер – берегезне безнең күк,

Чәчәктәй күрегез” дип.

0