Хуҗа булып калдык

Мәктәп төзеделәр безгә
Төзүчеләр шәп итеп.
Әле бизәп тә бирделәр
Эчләрен гаҗәп итеп.

Беркөн безне җыйдылар да
Ачтылар аны зурлап.
Чәчәк бәйләмнәре белән
Без дә тордык матурлап.

Өстебезгә шулкадәре
Олы бурыч алдык без.
Кунаклар киткәч, мәктәпкә
Хуҗа булып калдык без.

0