«Яңа ел яңача килә…»

Яңа ел яңача килә,
Кабатламый үткәнне.
Әллә каян белә минем
Нәкъ бер яшькә үскәнне.

Яңа ел яңа шатлыклар,
Күчтәнәчләр китерә.
Дус – ишләрне бергә җыеп,
Бик бәхетле иттерә.

Яңа ел яңача килә,
Искесе калмый инде.
Яңа елга урын кирәк –
Кыш бабай аңлый инде…

0