Җилгә каршы килә болыт
Яңгыр булып.
Гөрләвекләр ага башлый
Урам тулып.
Көтү кайта. Кәҗә — сарык
Мәэлдәшә.
Хуҗаларга алар шулай
Дип эндәшә.
Җәйге яңгыр әллә инде
Куна килә,
Әллә инде куркытырга
Гына килә?..