«Аквариум балыклары…»

Аквариум балыклары
Алтын, көмеш төсендә.
Елгада булса аларның
Тотмас идем берсен дә.

Бездә матур балыклар юк,
Бездә тәмлеләр генә.
Үзләре бик алдакчылар,
Тәңкә тәнлеләр генә.

Матур балыклар эләксә,
Мин аны алмас идем.
Вак – төяк балык янына
Чиләккә салмас идем.

Йә булмаса аквариум
Ясап җибәрер идем.
Иң кадерле бүләк итеп
Сезгә дә бирер идем.
Эләкми шул алтын балык…

0