«Батырлар шәһәрчегенә…»

Батырлар шәһәрчегенә
Кайтардылар
Танк.
Таштан калыккан батырлар
Алды аны
Танып.

Ташка уелган якташлар
Таң калдылар
Тынып.
Йөрәкләре генә янды
Мәңгелек ут
Булып.

0