Батыр әни

“Әниегез нинди?” дисәм,
Сез әйтерсез:”Бик матур!”
Ә минеке, беләсезме,
Матур өстенә — батыр!

Батыр булмый, чаңгы тагып,
Ярышка чыкты бит ул.
Күз иярмәс тизлек белән
Чаңгыда очты бит ул.

Ике апаны узды да
Беренчелекне алды.
Көтмәгәннәрдер, күрәсең,
Тамашачы таң калды.

Ул гынамы, минем әни
Гер күтәреп макталды.
Хатын – кызлар арасында
“Пәһлеван” исемен алды.

Күрәсезме, минем әни
Матур да һәм батыр да.
Тик… әтигә туры килә
Дөнья йөген тартырга.

0