Безнең мәктәп – иң шәп мәктәп,
Үзегез дә беләсез.
Чөнки безгә бассейнга
Су керергә киләсез.
Бассейннан гына түгел,
Мәктәбебез өр – яңа.
Кунаклар, каян килсә дә,
Керми китмиләр аңа.
Укуда да алдынгы без,
Бәйгеләрдә отабыз.
Мәктәпнең данын һәрвакыт
Югарыда тотабыз.
Тышта буран. Яныбызда
Укытучы апабыз.
Безгә җылы. Рәхәтләнеп
Су коенып ятабыз.