Мәсгут Исхаков көе
Бисмилла дип башладыңмы,
Эшләр гел уңып тора.
Әби – бабаларыбызның
Күңеле булып тора.
Бисмилла, бисмилла,
Уңышлар китерсен.
Бисмилла, бисмилла,
Бәхетле иттерсен.
“Бисмилла” сүзен ишетсә,
Шайтаннар качалар, ди.
Безгә бәхет капкаларын
Киереп ачалар, ди.
Бисмилланы онытмыйча
Кабатлыйм иртә — кичен.
Бөтен уй — теләкләребез
Тормышка ашсын өчен.
Бисмилласыз бер эшкә дә
Ярамый керешергә.
Бисмилласыз һич тә булмый
Уңышка ирешергә.