Бәхетле мин

Туган телем – татар теле,
Тукай, Туфаннар теле.
Әйтерсең ул милләтемнең
Иң матур сулмас гөле.

Җыр – моңнарың дәрья кебек
Үзенә тартып тора.
Сәхнә йолдызларың да бит
Көннән – көн артып тора.

Бәхетле мин. Әллә инде
Канатым бар иңнәрдә.
Очып китәр төсле булам
Ерак – ерак илләргә.

Юк, кирәкми чит – ят җирләр,
Туган илгә ни җитә.
Туган илнең җилләре дә
Безне бәхетле итә.

0