«Елата – елата…»

Елата – елата
Теш чыга Ләйсәнгә.
Бу бит зур вакыйга
Ни генә дисәң дә.

Теш чыга Ләйсәнгә,
Авызда беренче.
Елмайган чагында,
Тәүге теш,
Күренче!

Бу бит зур вакыйга:
Ләйсәннең теше бар!
Булачак әни бар,
Булачак Кеше бар!

0