«Игеннәр алтын төс алган…»

Игеннәр алтын төс алган,
Яфраклар да алтыннан.
Урманга кара, урманга,
Ул тора күк ялкыннан.

Алтынын да, ялкынын да
Биргәч җиргә, кешегә,
Кышын кояш җылыталмый,
Безнең кебек күшегә.

0