Иярер микән Ләлә?

Бөтенебез хөрмәт итә,
Яратабыз Ләләне.
Чөнки Ләлә генә чишә
Иң авыр мәсьәләне.

Язма эшнең барысын да
Хатасыз яза Ләлә.
Ходай аңа бар сәләтне
Бирде микән соң әллә?

Ләлә булса, беребез дә
“2” леләр алмыйбыз.
Укытучы сораганда
Оятка да калмыйбыз.

Уйланабыз кайчагында,
Менә бит кайда бәла.
Мәктәптән чыгып киткәч тә,
Иярмәстер шул Ләлә…

0