Сезнең ничек, ә минем
Йолдыз буласым килә.
Йолдыз кебек балкучы
Бер кыз буласым килә.
Таңсылу дип исемне
Белеп кушкан әтиләр.
Инде күп тапкыр миңа
“Йолдыз син” дип әйттеләр.
Уйныймын да җырлыймын,
Нурлар чәчәм, күрегез.
Йолдыз икән бу диеп
Соклана һәрберегез.
Йолдызмы мин, түгелме,
Дуслар әйтер дөресен.
Мактана бу, димәгез,
Үзегез дә күрерсез.