Быел чеби, бәбкә белән
Тулды ишек алдыбыз.
— Әни, — димен, — ник аларны
Бу кадәр күп алдыгыз?
— Син бит инде үстең, улым,
Бәбкә генә сакларсың…
Әниемнең ышанычын
Менә ничек аклармын?
Уйлый – уйлый баш ваттым да
Хәйләсен тиз таптым мин.
Бер карачкы ясадым да
Читтән карап яттым мин.
Каргалар да, тилгәннәр дә
Гел куркышып беттеләр.
Карачкыны әллә каян
Әйләнеп үк үттеләр.
Чөнки аның муенына
Мин язып элгән идем:
“Балаларны урларга һич
Ярамый” дигән идем.
Тилгәннәрнең күзе очлы,
Ерактан ук күргәндер.
Башкаларга да хәбәрне
Тилгәннәр җиткергәндер.